Татар халкының милли костюмнарының матурлыгы.

«Бу — Тукай стиле, татар халкының атрибутикасы». Президент Тукай стилен яңарта

Татар халкының милли костюмнарының матурлыгы.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган концертта һәм «Татар җыры» фестивалендә күтәртмә якалы, галстуксыз костюм кигән иде. Әлеге образы белән президентыбыз XX йөз башы татарларын хәтерләтте. Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров та озынрак күтәртмә якалы костюмнан иде.

«Без үзебезнең милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, ризыкларыбызны, динебезне сакларга тиеш. Ашаудан, диннән, җыр-биюдән башка безнең милли киемнәребез дә бар. Нигә аны артистлар гына кияргә тиеш. Ул үзебезнең гадәти киемебез булган», — диде ТР Президенты бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Милли стильле кием милли рухны күтәрергә булыша аламы?

Россия рәссамнар союзы әгъзасы Луиза Фәсхетдинова моны яхшы күренеш дип бәяли. «Иске әйбер кияргә кирәкми. Искене кабатлау ук булырга тиеш түгел, кием, заман таләпләренә туры килеп, яңа форматта туарга тиеш. Милли бизәкләр кулланылган очракта, чын, дөрес орнамент төшерелгән булуы мөһим. Шуның белән без татар икәнебезне белдерә алабыз», — ди ул.

Тар күтәртмә якалы костюмнарны җырчылар чыгыш ясаганда кия. Шулай ук мондый костюмны никах вакытында да кияләр.

Әлеге кием үзенең якасы белән камзулга охшаш. Кайбер интернет чыганакларында «тар утыртма якалы, өч-биш билле» дип аңлатма бирелгән.

Баштарак камзулны ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Аның озынлыгы тезгә җитәр-җитмәс була. Хатын-кызларныкы яктырак төсле булуы белән аерылган. XX гасыр башында яңа кием стиленә күчү башлана һәм камзул Европа киеме булган жилетка охшый башлый, озынлыгы кыскара.

Луиза Фәсхетдинова сәясәтчлеәрнең XX гасыр башы модасын кабатлауларын хуплый. Атказанган сәнгать эшлеклесе: «Әле президентка охшатып киенүләр булачак. Чөнки элита һәрвакыт эзләнүдә. Мода буенча киенергә тырыша. Президентыбызныкы шикелле яшел, чигүле түбәтәйләрне сораучылар инде күп булды. Нәкъ аныкы кебекне кияселәре килә», — ди.

«Милли кием традицияләрне сакларга булыша»

«Республика лидерларында мондый киемне күрү традицион костюмны саклауда уңай күренеш буларак кабул итәргә кирәк, — ди Татарстан Милли музее директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Светлана Измайлова.

— Хатын-кызлар киеме яхшы өйрәнелгән, ә менә ирләр киеме турында алай дип әйтеп булмый. XVIII гасырда ул тезгә кадәр җитә торган, күтәртмә якалы казакиннар булган. XIX йөз ахырында, XX йөз башларында Европа модасына иярү күзәтелә.

Бу күтәртмә якалы костюмны татар халкының киеме генә дип атап булмый», — ди ул.

Белгеч фикеренчә, милли костюм мәгънәсен торгызуга игътибар итәргә кирәк. Ул берләштерә, милли традицияләрне, мирасны сакларга булыша, башка милләт халыклары арасында татарларны күрсәтеп торачак. Шул ук вакытта төрле элементларны урынлы, белеп, бик сак кулланырга кирәк.

«Милли костюм халык мәдәниятының бер элементы булып тора», — ди Светлана Измайлова.

Руслан Габов: «Бу — Тукай стиле»

Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе, модельер-конструктор Руслан Габов Азия халкының күпчелегендә мондый күтәртмә яка милли киемнең бер билгесе буларак тора, ди.

«Бу  — Тукай стиле, модерн, татар халкының атрибутикасы. Безнең интеллигенция вәкилләре элек шундый френч кигән. Аңа кадәр казакин дип аталган кием булган, ул да күтәртмә якалы ирләр киеме.

Бу — безнең классикабыз, консерватизм. Без аны, һичшиксез, нигез итеп алырга тиешбез. Башка халыклар үзләренең милли киемнәрен кияләр бит. Президентыбыз кия икән, мин бик шат.

Без моңа омтылырга һәм үзебезнең милли киемнәребез белән горурланырга тиешбез. Безнең бөтен бөек кешеләребез шундый костюмнан йөргән. Нигезе белән ул чапанга барып тоташа.

Озынлыгы кыскару — заман таләпләре, мода һәм җайлырак булуы белән генә бәйле. Асылы барыбер үзгәрми. Президентыбызга афәрин», — ди белгеч.

«Габдулла Тукай чорындагы шәхесләрне хәтерләтте»

Татар энциклопедиясе институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев:

«Милли рухыбызны күтәрүдә төрле ысул-чаралар кулланып була. Бөтен нәрсә комплекста булырга тиеш. Менә шушындый тышкы формалар гомум процессның бер өлеше булып тора. Җитәкчеләр үзләре шундый матур милли киемнәр киеп чыгалар икән, мин бик хуплыйм моны». 

«Теория» креатив-агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов:

«Мин мондый күтәртмә якалы костюм киюне матур, нормаль әйбер итеп кабул итәм. Ул күзгә дә артык ташланмый. Хатын-кыз киемнәре кайчак артык ясалма була, ә ир-ат киемнәре, миңа калса, бик урынлы».

Блогер Динара Зиннәтова:

«Бер күрүдә игътибарны җәлеп итә, бик килешле костюмнар. Миңа Габдулла Тукай чорындагы шәхесләрне хәтерләтте. Президент кебек шәхесләрнең мондый кием киүе бик зәвыклы, матур күренеш. Президент кигәч, башкалар да андый костюмнарга игътибар итә башлар. Тарихыбыз, гореф-гадәтләребезне искә төшерергә ярдәм итәр», — ди ул.

Источник: https://intertat.tatar/news/tatar_world/27-12-2019/bu-tukay-stile-tatar-halkyny-atributikasy-prezident-tukay-stilen-ya-arta-5713603

Сабыем

Татар халкының милли костюмнарының матурлыгы.

Уртанчы татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздыру

Җиһазлар: сандык, киемнәр (альяпкыч, түбәтәй, читек, калфак), уеннар өчен (2 яулык, 2 альяпкыч, 2пычак, берничә бәрәңге, савытлар), күргәзмәгә татар халкының милли киемнәре эленгән, бер якта корылган чәй табыны.

Катнашучылар: балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар, әбиләр, балалар бакчасы тегүчесе Әнисә Галимҗан кызы, әби ролендә – татар теле тәрбиячесе Рәйсә Фәхрислам кызы.

Салмак кына татар көе уйнап тора. Төркем бүлмәсе матур итеп бизәлгән, күргәзмәгә татар халкының милли киемнәре эленгән. Бер читтә бизәкле сандык тора. Аның эчендә киемнәр. Ата-аналар чакырылган, матур итеп киенгән балалар тезелеп утыра. Ишектән ӘБИ керә.

Әби: И-и-и-и, кунаклар килгән икән. Исәнмесез. Хәлләрегез ничек? Әллә миңа кунакка килдегез? (Әйе.) Бик яхшы булган. Кунак бик яратам мин. Менә үзегезгә бер әйбер сөйләп китим әле.

Элек-электән, татар халкы матурлыкка омтылган. Матурлап киемнәр тегеп, аларга матур бизәкләр ясап, чигеп киенгәннәр, аякларында матур итеп бизәлгән читекләр, башларында чигелгән түбәтәйләр – ир кешеләрдә, ә хатын кызларда – калфаклар булган.

Менә минем сандыгымда шундый матур әйберләр бар да инде. Хәзер без алар белән ныклап танышып китәрбез.

Менә бу – калфак, хатын кызларның баш киеме. (Карыйлар) Бизәкләп, матурлап эшләнгән.

Бу нәрсә икән, кем әйтә? Дөрес, бу читек. Аларны кызлар да, малайлар да кигәннәр. Бик матур, уңайлы, чигелгән аяк киеме ул.

Ә бу нәрсә икән – кем белә? (Түбәтәй күрсәтелә) Дөрес, бу түбәтәй. Безнең бабайларыбыз, әтиләребез әле дә мондый матур түбәтәйләрне киеп йөриләр, шулаймы? Менә сезнең арада да түбәтәй кигән малайларны күрәм. Әйдәгез әле, түбәтәй кигән егетләрне бер биетеп китик.

 Татар халык бию көенә малайлар биюе

Менә монысы алъяпкыч, чөнки аны алга бәйләгәннәр. Хатын кызлар ашарга пешергәндә шундый матур алъяпкычларны киеп җибәргәннәр дә тәмле – тәмле ризыклар пешергәннәр.

Башларына яулык та бәйләп җибәргәннәр – ашамлыкка чәчләре төшмәсен дип. Әйтегез әле, кемнең әнисе ашарга пешергәндә шулай итеп киенә.

(Җаваплар) Әйдәгез әле, әниләребезне тикшереп карыйк, ничек тәмле итеп ашарга пешерәләр икән алар.

Әниләр белән конкурс: алъяпкыч, яулык бәйләп тиз генә бәрәңге әрчергә.

Каргыз әле, балалар, кунаклар, менә болар хатын кыз киемнәре. Нәрсәләр бар монда?

Җаваплар: күлмәк, калфак, алъяпкыч, читекләр, камзул.

Әниләрнең киеп карыйсы килми микән бу матур киемнәрне? (Бер әнине киендерәләр) Ай-яй, бигрәк матур инде, шулаймы? Болай матур итеп киенгәч ничек инде биемичә түзәсең, әйдәгез әле, биетеп алыйк.

 Татар көенә 1 әни башкаруында татар биюе.

 Малайлар кия торган киемнәрне дә карап китик инде. Менә алар: камзул, күлмәк, ыштан, түбәтәй, читекләр. Ә менә монысы – билбау. Аның белән матур итеп билне буып, бәйләп куйганнар, хәзер сез пояс тагасыз. Әйдәгез 2 малайны шушы матур киемнәргә киендереп карыйбыз.

2 малай һәм аларның әниләре чыга (балаларны татар киемнәренә киендерү)

 “Кем тизрәк киендерә?” уены.

Безнең балалар киемнәр турында шигырьләр дә беләләр иде, ахрысы.

1бала(татар малае киемендә):

Бигрәк матур түбәтәе,

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән икән,

Чын әкият иленнән.

2 бала (татар кызы киемендә):

Алъяпкычымның бизәге,

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәме үземә?

 3 бала:

Чигүле алъяпкыч, түбәтәй,

Әбием чиккән калфак.

Ул калфакны әбием,

Кадерләп кигән һәрчак.

4 бала (кыз)

Калфагымның матурлыгын,

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Матур калфак кигән кыз ул,

Татар кызы дисеннәр.

5 бала (малай)

Түбәтәемне кидем,

Көзге каршына килдем.

Менә шундый була ул

Татар малае дидем.

Балалар, кунаклар, хәзерге көндә дә кайбер кешеләр чигү эше белән шөгыльләнәләр. Менә бездә бүген кунакта безнең бакчада эшләүче Әнисә апабыз бар. Ул менә бу матур күлмәк, камзулларны, калфак, түбәтәйләрне чигеп эшләде. Әйтегез әле, Әнисә Галимҗановна, бу эш бик авырмы?

Сүз тегүче Әнисә Галимҗан кызына бирелә.

Минем сандыгымда тагын бик күп киемнәр, әйберләр бар, без алар белән тагын танышырбыз әле , балалар. Ә менә матур итеп биюләр биегәч, шундый уеннар уйнагач тамак ачып, ашыйсы килеп китте. Әниләребез бит безнең тәмле – тәмле татар халык ашлары да пешерә беләләр. Әйдәгез әле, әйтеп китик. Нинди татар халкы пешерә торган ашлар беләбез икән?

Җаваплар: Бәлеш, өчпочмак, гөбәдия, коймак, пәрәмәч, кыстыбый, вак бәлеш, чәк-чәк, бавырсак……..

6 бала:

Иртән торсам кояш чыгып,

Нурларын сипкән иде.

Әбиемнең чәе кайнап,

Коймагы пешкән иде.

7 бала:

Тәмле бәлеш пешерүче

Дәү әни безнең өйдә.

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә.

Бик матур шигырьләр беләсез икән, балакайларым, булдырдыгыз. Ә хәзер әниләр белән бергәләп чәй эчеп алыйк инде.

Чәй эчү.

Татарстан Республикасы

Баулы муниципаль районы

“9 нчы санлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

СӨНГӘТУЛЛИНА РӘЙСӘ ФӘХРИСЛАМ КЫЗЫ

Ваш педагог
Добавить комментарий

;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: